Кайчандыр яшь һәм матур килеш алар бәхетле киләчәк турында хыялланганнар, тормышка планнар корганнар. Намуслы хезмәт куеп, гаилә учагын саклап яшәгәннәр, балалар үстергәннәр һәм оныклар турында хыялланганнар. Юбилярлар бергә күп шатлыклы һәм авыр көннәр кичергәннәр. Бүген аларның барысының да горурланырлык тату гаиләләре, хезмәт бүләкләре бар.
Бу истәлекле көнне юбилярларга Казан шәһәре мэры Илсур Рәис улы Метшин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды. Шулай ук алар өчен Мендельсон маршы яңгырады, тантана ахырында юбилярлар бәйрәм вальсында әйләнделәр.