2019 елның 18 маенда Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100 нче пар - Низамов Марсель белән Светлана гаиләсе үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәде. Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегенең баш белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы яшь парларны әлеге күркәм вакыйга белән котлап аларга тормышларының һәрвакыт наз, бәхет, мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бер-берсенә хөрмәт белән тулып торуын теләде.