Бөек Җиңү көне алдыннан Россия Федерациясе гражданнарын паспортларын алуын тантаналы рәвештә котлау

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 14 яше тулган мәктәп укучыларына Россия Федерациясе гражданы паспортын тапшыру тантанасы узды. Яшь яшел үзәнлеләрне аларның тормышындагы шундый мөһим вакыйга белән котларга «Бердәм Россия» партиясенең, Яшел Үзән бүлекчәсе «Яшь гвардия» вәкилләре, Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге хезмәткәрләре, Эчке эшләр министрлыгы ветераннары һәм әлбәттә, балаларның ата-аналары, туганнары һәм якыннары килгән иде.

20 мәктәп укучысына һәр кеше тормышында иң мөһим документны Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлек урынбасары Миләүшә Камалова тапшырды. Аның сүзләре әйтүенчә: “тантаналы шартларда бәйрәм һәм истәлекле даталар алдыннан беренче паспорт тапшыруы традициягә әверелде, шулай ук бүген яшь яшел үзәнлеләр Россия өчен изге бәйрәм, һәм Хәтер көне алдыннан үзләренең беренче паспортларын алуларын”, -дип ассызыклады ул.

Россия Федерациясенең яшь гражданнарын тантаналы чараның хөрмәтле кунагы - Эчке эшләр министрлыгы ветераны Алексей Карин да котлады, ул балаларның Бөек Россия гражданины исемен горурлык һәм намус белән йөртәчәгенә ышаныч белдерде.

Тантаналы паспортларны тапшыруы истәлекле гомуми фотога төшеү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International