Нурмөхәммәтов Габделхәйгә – 95 яшь

2019 елның 10 феврале, якшәмбе

Әтнә муниципаль районы Иске Җогып авылында яшәүче Нурмөхәммәтов Габделхәй Шәймәгсүм улына 10 февраль көнне 95 яшь тулды. Габделхәй Шәймәгсүм улы Бөек Ватан сугышы ветераны.  Нурмөхәммәтов Габделхәй озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы хакимиятенең аппарат  җитәкчесе, Яңа Шашы авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Нурмөхәммәтов Габделхәйнең бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International