9 февральдә Апас районы Яр Буе аланында бөтен-күләм “Чаңгы ярышлары -2019” узды. Бөтен Россия масса-күләм ярышлары инде ничә елдан бирле уздырылып килә. Биредә 300дән артык 7-70 яшьлек чаңгы сөюче катнашты. Җиңүчеләргә грамоталар, истәлекле бүләкләр тапшырылды. ЗАГС бүлегенең коллективы да әлеге чарада актив катнашты.