Зона туры бүген - 8 февральдә Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда үтә. Анда Сарман, Әлмәт, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Зәйдән. 52 конкурсант үзләрен сыный. Зәй данын анда «Хатын-кыз - лидер» номинациясендә Наталья Федина, «Өченче буын героинасы»нда Фәния Әгъзамова, «Хатын-кыз - ана» номинациясеннән Шәмсия Клушева, «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият»тә Әминә Зарипова, «Хатын-кыз - бизнес-леди»дан Ирина Токмашова, «Ир-ат - лидер»да Ростислав Аладышкин, “Һөнәрем - язмышым»да Валентина Попова, «Хатын-кыз – ел үрнәге»ндә Регина Салихова яклый.