8 февраль көнне Теләче районы Сауш авылында яшәүче Фатыйма Гатауллинага 90 яшь тулды

2019 елның 8 феврале, җомга

Аны гомер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе, Үзәк авыл җирлеге башлыгы Вальтер Котников котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләү хатын, чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырдылар.

Фатыйма Гатауллина туып үскән авылында, үз нигезендә ялгызы гына гомер кичерә. Үзенең ике туганы да вафат. Якыннары, туганнары да калмаган. Яшьлегендә әнисен тәрбияләп, аны ялгыз калдырмыйм дип тормышка да чыкмый.   1941 елда әтисе сугышка китеп, шул елны ук вафат була.  Әтисе сугышка китәр алдыннан Фатыйма апага:”Укыйм дип йөрмә, әниеңә ярдәм ит”, -дип әйтеп калдыра. Әтиләре сугыш кырында үлгән елны, гаиләдә энесе туа. Бишенче класс укучысы гына булган Фатыйма апага атны олылар җигеп бирә, шуның белән ул кырларны сукалый. Фермада сыерлар сава, таналар карый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International