Азнакай районында Бриллиант туй

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

 Бүген, 2019 елның 6 февралендә, Акътәс  Вәли улы  һәм Әнисә Латыйп кызы Мөхтамишиннар гаиләсе алтмышынчы ел бергә гомер кичерүләрен билгеләп үтәләр. Азнакай районы ГХАТ бүлеге коллективы юбилярларны бриллиант туйлары белән кайнар котлап, Азнакай районы башлыгы исеменнән котлау хаты, истәлекле бүләкләр тапшырды.

 Әлеге гаиләнең балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килде, ә аннары аны төзекләндерү, ул күп хәсрәт һәм газаплар алып килде. Тик бернәрсәгә дә карамастан, тормышларын тыныч, имин, якты киләчәк, туган җиргә багышлаган бу гаилә бүген бик бәхетле. Аларның искиткеч балалары, оныклары бар, алар турында бүген горурланып сөйләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International