2019 елның 7 февралендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Наталья Анатольевна һәм Эдуард Росихович Газизуллиннар гаиләсендә тугызынчы бала тууы теркәлде. Кызга Нателла дип исем кушканнар, грузин теленнән тәрҗемә иткәндә, «светлячок» дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре чын күңелдән әти-әнине яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, ныклы сәламәтлек, көч, сабырлык һәм түземлек теләделәр, сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.