1968 нче елның 31 нче декабрендә Казан шәһәренең Ленин районы ГХАТ бүлегендә Кузьмин Владимир Михаи улы һәм Надежда Дмитрий кызы үзләренең союзларын теркәделәр. Гаилә башлыгының тууына 70 ел һәм уртак тормышларының "Алтын" юбилейларын 2019 елның 5 февралендә "Казан" Гаилә үзәгендә зурлап үткәрделәр. Күпкырлы һәм талантлы пар үзенең бөтен хезмәт эшчәнлеген Себердә һәм Казанда иҗат һәм музыка коллективлары булдыруга багышлаган, шулай ук алар сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен күп кенә хәйрия концертлары оештырган. Казанга кайтканнан соң алар тарафыннан 200 кешегә хор оештырылган, хор 115 һәм 60нчы мәктәп укучылары һәм укытучыларыннан торган. Алар җырлауга һәм спорт белән шөгыльлләнүгә күп вакытын бирәләр. Владимир Михаил улы - шагыйрь, ике тапкыр спорт мастерына кандидаты, музыка коралларында уйный. Алар өч бала, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, алты оныклары бар. Кече кызлары Виктория "Миссис Планета-2016" титулына ия булды. Владимир Кузьминның музыкаль номерлары һәм шигъри юллары Кузьминнар гаиләсенең "алтын" юбилейларын хөрмәтләү кичәсен тагын да ямьләндерде.