Минзәлә районы Салкын Чишмә авылында яшәүче Шимановскийлар гаиләсе 55 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

“Ныклы гаилә” проекты кысалары нигезендә районда гаилә институтын, традицияләрне сакларга юнәлдерелгән төрле чаралар үтә.Минзәлә районы Салкын Чишмә авылында яшәүче Шимановскийлар гаиләсе 55 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр.

Ярты гасырдан күбрәк бергә яшәү – ул зур бәхет, әмма шул ук вакытта зур хезмәт тә. Тормышта барысы да була. Әмма без һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт иттек һәм, әлбәттә. инде яраттык. Без бай яшәмәдек, әмма хәерче дә булмадык. Өч бала үстердек.  Безнең алты оныгыбыз, бер оныкчыгыбыз бар. Без бик бәхетле, безнең гаиләбез ныклы, тату. Мин юлымда шундый кешене очратканыма Ходайга рәхмәт укыйм ди Надежда ханым.

Рудик Петрович һәм Надежда Михайловна гомер буе авылда яшиләр. Гаилә башлыгы тракторчы, трактор бригадасы бригадиры, механик, хуҗалыкта мөдир, авыл советы рәисе, ферма мөдире булып хезмәт куйган. Ә хатыны эшчеләр бригадасында эшләгән, соңыннан сатучы һәм 23 ел склад мөдире булып эшләп, пенсиягә чыккан.

Гаилә бәхетенең серен Шимановскийлар бик гади һәмм мәгънәле сүзләр белән әйтеп үттеләр: “Бер-береңне хөрмәт итәргә, сабыр булырга кирәк. Бары тик бер-береңне яратсаң гына кияүгә чыгарга яки өйләнергә кирәк”.

Шимановскийларны юбилейлары белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова һәм Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Эльверт Шәймарданов котлады. Анна Петровна аларга район башлыгы исеменнән рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.

–Сез балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен генә түгел, авыл халкы һәм район өчен дә үрнәк булып торасыз. Озак еллар шулай никахны саклау күпләргә насыйп булмый. Дус һәм бәхетле яшәгез. Районда шундый гаиләләр булганга без бик шат, – диде Анна Куприянова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International