2019 елның 7нче февралендә Яр Чаллы шәһәре ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 600-нче баланы теркәделәр. Бу сабый – Ралина Зайнуллина – 2 февраль көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» бала тудыру йортында туган. Ралина Айнур һәм Алсу Зәйнуллиннар гаиләсендә икенче бала.
Бу балага сәламәтлек, булып үсергә насыйп итәбез!
Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!