Яңа кеше туу – һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу – могҗиза гына түгел, ә Аллаһ бүләге! Игезәкләр тугач хисләр икеләтә артып, уңай эмоцияләр барлык тирә-юньдәгеләргә бирелә.
2019 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә игезәкләр тууын тантаналы рәвештә теркәү булды. Ике искиткеч малай – Максим һәм Денис.ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәхетле әнине игезәк балалар туу белән котладылар, сабыйларга сәламәт, нык булып һәм уңышлы үсүләрен теләделәр һәм сабыйларның беренче документларын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.