Педагоглар өчен ел саен үткәрелә торган очрашуда «Гаилә белеме» курсы алып баручылар өчен «Тәрбия баскычлары» дигән темага Азнакай муниципаль районы ГХАТ бүлегенең баш белгече С. М. Шакированың чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул аларны район һәм тулаем республиканың демографик хәле турында статистик мәгълүматлар белән таныштырды, 2018 елда үткәрелгән чаралар, 2019-2020 елларга демографик вәзгыятьне яхшырту планы белән таныштырды.