Тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар hәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

30 январь Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар, районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар hәм Россиянең яшь гражданнарына паспортлар тапшырылды.

 Пенсия идарәсе начальнигы И.А.Большакова 3 анага дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Г. Ф. Кирилина Тәтеш муниципаль районы башлыгы Р. Х. Сафиулловның котлавын укыды һәм ата аналарны сабыйлары туу белән котлады. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л. М. Дианова Алла Курмаровка икенче улы Михаилның туу турында таныклыгын тапшырды.

 "Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.

Тәтеш районы УФМС бүлеге вәкиле Ч.Н.Камбеева 14 яшьләре тулган Россиянең 9 яшь гражданнарына паспортлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International