Гыйнвар аенда туй яшь парларга муллык, күп балалы һәм гаилә тормышында тынычлык фаразлый. Гыйнвар – елның беренче ае, аның башы. Символизм күзлегеннән бу яшь парларның яңа тормышы башлануын, аларның үз гаиләләрен барлыкка китерүен гәүдәләндерә. Кышкы кояш торгынлыгы көне инде узып китте, ә бу көн озыная башлады дигән сүз. Ай кебек үк, бу алга хәрәкәтнең башлануын, рухи яктан үсүен, яшь парлар арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуны символлаштыра. Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге бинасында Казаковлар, Гафиятуллиннар, Градусовлар һәм Хөснетдиновлар яшь гаиләләрен төкәделәр.