Чистай районында беренче яшь пар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елның 11 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда никахны тантаналы теркәү булды. Бер бәхетле пар үзләренең йөрәкләрен бер-берсенә бәйләделәр. ЗАГС бүлеге начальнигы Динара Наилевна Залялова тарафыннан Виктор һәм Оксана Демидовлар хөрмәтенә аерым котлаулар яңгырады. Чөнки алар  2019 елда Чистай муниципаль районында беренчеләрдән булып гаилә кордылар.

Тантана вакытында яңа өйләнешүчеләргә бәхет, гармония, мәхәббәт һәм үзара аңлашу, яшь гаиләдә балалар тавышы яңгырап торуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International