Тәтеш муниципаль районында 2019 нче елның беренче пары

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 2019 нче елның беренче пары үзләренең никахларын тантаналы рәвештә теркәделәр.

Яңа өйләнешүчеләр  Тугановылар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2019 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен  күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.

Анастасия һәм Роман районыбызда яңа гаилә корырга теләүчеләре  өчен үзенә бертөрле талисман һәм илһамландыручылар булдылар. Бик күп еллардан соң да бүгенге көн алар өчен якты истәлек булып калыр һәм бүгенге карарлары өчен үкенмәсләр, ә аларның туачак балалары туган районыбызда үзләренең бәхетләрен табарлар дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International