Зәй районында 2019 елның беренче гаиләсе теркәлде

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә  11-нче гыйнвар көнне  яңа 2019 нче елның беренче гаилә пары теркәлде. Бәхетле кияү белән кәләш – 2019 нче  елга беренче булып  теркәлгэн Александр  һәм Светлана Тихоновлар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Вәлишина яшьләр белән гаиләнең туган көне шатлыгын чын кунелдэн уртаклашты, яшьләргә бәхетле һәм гомерле гаилә тормышы теләде. Шулай ук елның беренче пары булу –   зур җаваплылык йөкләвен, Владимир белән Риммага киләчәк яшь парлар өчен сокланырлык үрнәк гаилә булырга тиешлеген искәртте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International