Нурлат шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветеранына 95 яшь тулды

2019 елның 7 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елның 7 гыйнварында Нурлат шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Кәлимулла улы Кәлимуллинга 95 яшь тулды. Юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов котлады.  Линар Нурислам улы юбилярга Россия Президентының котлау хатын һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләк тапшырды. Исәнлек-саулык, якыннарң һәм туганнарның игътибарын тоеп яшәүне теләде. Хәлиулла Кәлимулла улы Кәлимуллин 1924 елның 7 гыйнварында ТАССРның Аксубай районы Иске Кыязлы авылында туа. 1942 елның август ахырында фронтка алына. 1942 елның сентябреннән 1943 елның 1 апреленә кадәр Онега күле хәрби флотилиясе составында мина катерларында артиллерист – минометчик була. Хәлиулла Кәлимулла улы Петрозаводск шәһәрен, Онега күлен азат итүдә катнаша. Ветеран гомер буе күңелендә Онега күлендәге сугышларның берсендә аларның корабле канонер көймәсен суга батыруы, бу көрәштә 45 матросның гомере өзелеп, 48 кешенең өчесе генә исән калуы турында истәлекләр саклый. Бу сугышта Хәлиулла Кәлимулла улы авыр яралана һәм контузия ала. I дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң туган ягына әйләнеп кайта һәм Мәрьям Әхмәткәрим кызына өйләнә. Аның белән алар 3 ул һәм 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр Кәлимуллин Хәлиулла Кәлимулла улы Нурлат элеваторында директор булып эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International