Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 2019 нчы елның беренче пары тантаналы төстә теркәлде

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елның 11 январь көнендә Актаныш районы ЗАГС бүлегендә беренче парның тантаналы төстә язылышуы теркәлде. Бәхетле пар- Актаныш районы Шәрип авылы егете Юсупов Илгизәр Илдар улы хәм Азнакай районы Сарлы авылы кызы Халикова Алия Рузалин кызы булдылар. Зур тантана уңаеннан яшь парны әти-әниләре, дуслары, туганнары котлады. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе  Г.Б.Мухамадиева Юсуповлар гаиләсенә язылышу таныклыгын тапшырып әлеге гаиләгә иң изге теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International