2018 елның 18 декабрендә Ефимовлар гаиләсе Аксубай районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә күңелле сюрприз тапшырдылар. Сабыйлары Арина һәм Полина тууны теркәү ЗАГС органнары хезмәткәрләре көнендә башкарылды. Игезәк балалар туганнан соң гаилә күп балалы булды. Бәхетле ата-аналарны өйдә дүрт сабый көтә инде!