Әлки муниөипаль районнын ГХАТ бүлегендә бу елның 77 нче парының законлы никахын теркәделәр

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

Әлки районы Түбән  Колчуринода үскән Вероника Артемьеваның һәм Түбән Кәчи егете Виктор Лебедевның никахлашуы истәлекле датага –  ГХАТ органнарының  туган көненә туры килде. 18 декабрьдә бит илебездә ГХАТ органнары төзелүгә 101 ел тулды. Кияү белән кәләшкә 21 әр яшь. Виктор район үзәгендәге кибетләрнең берсендә автомобиль йөртүче булып эшли. Вероника Алексеевск агрокөллиятенең район филиалында укый, ветеринар белгечлеге үзләштерә. Алар икесе дә балачакта ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булганнар. Узган ел азагында Виктор һәм Вероника  менә дигән Яңа ел бүләгенә ия булганнар иде – аларның икесенә дә Базарлы Матакның Филиппов урамында ятимнәр өчен төзелгән йортлар бирелде.
Никахлашу залында узган тантанада яшьләрне район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Светлана Углева, дуслары, хезмәттәшләре тәбрикләделәр, бәхетле, ныклы гаилә тормышы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International