ГХАТ органнары 101 еллыгын билгеләп үткән көндә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТбүлегендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы узды. 14 яше тулган 8 яшүсмергә Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы паспортлар тапшырды. Котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Т.Мөрсәлимова, миграция службасы хезмәткәре Н.С.Четвертакова, “Яшь гвардия” активисты В.А.Будин да кушылды.