2018 елның 18 декаберендә Буа ГХАТ бүлегендә Миннерафик Хәнәфи улы һәм Сания Ләхәт кызы Кадыйровлар гаиләсе 50 ел бергә, алтын туйларын билгеләп үтте. Шулай ук шул көнне Нургали Әвхади улы һәм Гөлинә Кәмертдин кызы Мингалиевлар 60 еллык Бриллиант туйларын уздырдылар. ГХАТ бүлеге бәйрәмендә, Ибатуллин Рамил һәм Валиуллина Резидә, Кальчев Валерий һәм Федорова Елена үзләренең никахларын законлаштырдылар. Без аларга алдагы тормышларында бәхет теләп калабыз.