18 декабрь көнне Россия Федерациясе ГХАТ органнары оешуга 101 ел тулуны бәйрәм итү көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе делегациясе Кукмара районындагы хезмәттәшләренә дустанә визит белән килде.
Кукмара ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре кунакларны җылы каршы алды, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендәге эшчәнлекнең методик, оештыру аспектлары белән уртаклашты.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина, үз чиратында, нык гаиләләр төзү теләкләре белән, Кукмара ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөлфия Таһир кызы Латыповага татлы бүләк – акт китаплары рәвешендә ясалкаган торт тапшырды.
Визит кысаларында түбәнкамалылар шулай ук Кукмара киез итек комбинатында булдылар һәм иң уңайлы, җылы һәм стильле итекләр әзерләү серләрен белделәр.