Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләрен профессиональ бәйрәмнәре белән котладылар

2018 елның 18 декабре, сишәмбе

  Чистай никах теркәү сараенда бүген бик күңелле, хезмәткәрләр ЗАГС бүлеге белгечләре көнен бәйрәм итәләр, үзләренең хезмәттәшләреннән котлаулар кабул итәләр һәм, хезмәт эшчәнлекләренә анализ ясап, узып баручы елга нәтиҗә ясыйлар.

    Ел бик катлаулы һәм киеренке булды. 01.10.2018 нче елда ЗАГСның ФГИС ЕГРе кертелүе органнар системасының формалашуында һәм камилләшүендә тарихи вакыйга булды, аны үзләштерү аерым концентрированлылык таләп итте һәм хезмәт вазыйфаларын үтәү кысаларында белгечләр эшчәнлеге сферасында өстәмә авырлыклар тудырды.

   Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов ЗАГС бүлеге белгечләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итте һәм үз исеменнән Мактау хатлары тапшырды. Шулай ук Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты Татарстан Республикасы кабинеты  ЗАГС Идарәсе актлар кенәгәсен электрон формага үзгәртү Үзәгенең   мәртәбәле белгечләрен нәтиҗәле хезмәтләре һәм ирешкән уңышлары өчен Мактау хатлары белән бүәкләнде.

   Социаль мәсьәләләр буенча Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галина Юрьевна Задворнова һәм Чистай районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге башлыгы Динара Наилевна Җәләлова коллегаларын әһәмиятле вакыйга белән котладылар һәм үзгәртеп кору шартларында  нәтиҗәле эшләүләре өчен рәхмәт белдерделәр.

  ЗАГның һәр хезмәткәренә профессиональ һәм кешелелек сыйфатлары хас, ул аларга хезмәт бурычларын лаеклы үтәргә һәм хокукый дәүләт төзүгә шәхси  өлешләрен  кертергә, шулай ук хокукларын һәм гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итәргә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International