Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2018 нче елның 10 декабрендә 700 нче бала тууга дәүләт теркәве үткәрделәр.
Чистай ЗАГСы бүлеге өчен бу икеләтә истәлекле, чөнки күпбалалы Турчановлар гаиләсендә 4 нче бала туды, ә Чистай шәһәрендә 2018 нче елда ул 700 нче бала булды.
Әниләрен, Турчанова Анастасия Александровнаны, Чистай шәһәре ЗАГС бүлегендә кайнар котладылар, ЗАГС бүлеге һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән туу таныклыгы, төсле, матур открыткалар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Иң мөһиме : җылы һәм ихлас котлаулар. Варвара гаиләдә дүртенче бала, ә әти-әниләрнең үзара җылы мөнәсәбәтләре һәм дөрес яшәү рәвешләре белән күп кенә шәһәрдәшләренә үрнәк булып торалар!