Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Һәр кеше тормышының мөһим вакыйгалары гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләренең эше белән бәйле. Без яңа өйләнешүчеләр һәм яшь әти-әниләр шатлыгын уртаклашабыз, юбилярларны хөрмәтлибез, якыннарын югалтучыларга ярдәм итү сүзләрен табабыз…
Ел саен гражданлык-хокукый статусынының үзгәрешләрен рәсмиләштерүдә ярдәм сорап йөзләгән мең татарстанлы ЗАГС органнарына мөрәҗәгать итә. Граждан хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең оперативлыгын һәм сыйфатын арттыру мәсьәләләренә даими игътибар бирелә. ЗАГС органнары тарихының икенче гасырын яңа федераль мәгълүмат ресурсын – Гражданлык хәле актлары язмаларының бердәм дәүләт реестрын кертүдән башлап җибәрүләре очраклы түгел.
ГХАТ хезмәте гаилә мөнәсәбәтләренең рухи-әхлакый традицияләрен торгызу һәм саклау, гаилә һәм никах институтын ныгыту эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә без муниципалитетлар, иҗтимагый, дини оешмалар белән тыгыз элемтәдә торабыз.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык игелекле башлангычларда уңышлар телим! Өйләрегездә һәрвакыт мәхәббәт, шатлык, ямь һәм гармония хөкем сөрсен!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы А. Р. Шәвәлиева