2018 елның 8 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гомәровлар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар.
1968 елның матур кышкы көннәренең берсендә, Аксубай районы Иске Кирәмәт авыл Советында, бәхетле Давыд һәм Миләүшә никахларын теркиләр. 50 алтын елдан соң да Гомәровлар гаиләсе мәхәббәтләрен көн саен саклап кала, бер-берсенә ярдәм итә, гаилә советында фикер алыша һәм бергәләп дөрес карарлар кабул итә. Давыд Хәбибулла улы мәчеткә йөри, дин кардәшләргә дини бәйрәмнәр оештырырга ярдәм итә. Миләүшә Фоат кызы бәйләргә һәм гаиләсенең яраткан милли ризыкларны әзерләргә ярата.
Истәлекле вакыйга уңаеннан ГХАТ идарәсе белгечләре Гомәровлар гаиләсенә Мактаулы акт һәм юбилей медале тапшырдылар, аларның исемнәре традиция буенча ЗАГС Идарәсенең Мактау китабына кертелде.