2018 елның 11 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә быел икенче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды.
Бәйрәм атмосферасын тулыландырырга залның Яңа ел бизәлеше һәм шәһәр мәдәният йортының «Кояшлы алан» вокаль ансамбленең күңелле музыкаль номеры ярдәм итте. ГХАТ идарәсе белгечләре ата-аналарга гаилә иминлеге һәм ныклы сәламәтлек теләп, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Түбән Кама районында Россия Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Семенова Лариса Леонидовна 12 яшь әнигә Ана капиталы дәүләт сертификаты тапшырды.