12 июнь көнне илебез иң мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтте

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Бу күренекле вакыйга уңаеннан Сарман авылының “Дулкын” спорт-сәләмәтләндерү үзәге янындагы паркта бәйрәм чаралары үткәрелде. Бәйрәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлавы белән башланып китте. Ул сугыш ветераннары “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре, төрле өлкәдәге алдынгы хезмәткәрләргә рәхмәт хатлары, 14 яше тулган яшьүсмерләргә паспортлар тапшырды. Бәйрәм кичендә беренче паспортын кулга алу яшьүсмерләрдә патриотик хисләрне тагы да арттырды. Район мәдәният хезмәткәрләре, бәйрәм уңаеннан, тамашачыларга зур концерт бүләк иттеләр. Китапханәчеләр сораштырулар үткәрү вакытында Россиядә бу елның иреклеләр һәм волонтерлар елы икәнен дә искә төшерделәр һәм игелекләр кылырга чакырдылар. Бер яхшы сүз, бер яхшы караш могҗизалар тудырырга мөмкин. Безнең Россия һәрвакыт чәчәк атсын, ә җир йөзендә бәхетле кешеләр күбрәк булсын. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International