2018 елның 23 мартында Кайбыч районы мәдәният йортында “Гаилә кыйммәтен саклау үзәге” Татарстан региональ иҗтимагый оешмасы һәм Кайбыч районы ГХАТ бүлеге белән берлектә “Кайбыч районы тавышы” дигән рухи җырлар конкурсын үткәрде. Әлеге бәйгедә 5 яшьтән алып 50 һәм өлкәнрәк яшьтәге конкурсантлар катнашты. Бәйгедә катнашучыларга дипломнар, значоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.