Яр Чаллы шәһәренең 2018 елның 500 нче парын теркәү

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

2018 елның  20 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018 елның биш йөзенче пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Ивановлар Алексей Андрей улы һәм Оксана Игорь кызы!

Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Очраштырган сезне язмыш, Гашыйк парлар булгансыз.
Чәчне чәчкә бәйләшергә Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз, Пар килгәнсез икегез.
Сөешеп кенә яшәгез, Тигез гомер итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International