Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Л. Н.Толстойга багышланган яңа проект башланды

2018 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

   Татарстанда 2018 нче ел Лев Толстой елы дип игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның карары буенча, проектның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын мәдәният һәм тел гыйлемен үстерү мәсьәләләренә юнәлтү.

   Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә дә шуңа күрә рус әдәбияты классигына багышланган «Игелек һәм дөреслек булмаганда, бөеклек юк...» исемендәге проект эшли башлады.

Оештыручыларның фикере буенча, яшь гаиләләр һәм никахлашу Сарае кунаклары ретро-акциясе белән башланып китте. Кунаклар бик теләп язучының танылган әкиятләрен укыдылар,  язучыга багышланган викторинада катнаштылар.

Проект Лев Николаевич Толстой иҗатына багышланган видеофильм белән тәмамланачак. ГХАТ Идарәсе белгечләре Габдулла Тукай Үзәк китапханәсендә төшерүдә катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International