Гамбария апага 90 яшь

2017 елның 1 декабре, җомга

 Гарипова Гәмбәрия Мавляутдин кызы 1927 нче елның 1 нче декабрендә Минзәлә районы Дәвек авылында Мавляутдин һәм Гизделбанат Зөбәеровлар гаиләсендә 3 нче бала булып дөньяга килә. 8 яше тулгач Дәвек җиде еллык  мәктәбенә укырга керә. Ул мәктәпне бетергән елны сугыш башлана һәм аны колхоз яшелчә бакчасына эшкә алалар. Соңрак урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш бетеп, тыныч тормыш башлангач, әтиләре үлеп китә. Бертуган абыйлары сугышта үлеп кала, апалары кияүгә китә. Гамбәрия апа сеңлесе Сәгдия белән әниләре янында яши. Әниләре бик тырыш кеше була, тегү тегә, яшелчә үстерә, сыерлары да була. 1953 нче елда Гамбәрия апа Гөлек авылы егете Гарипов Миннехәмәткә кияүгә чыга.  1959 нчы елда уллары Сәетнур туа. Гомере буе колхозда төрле эштә эшли. 1985 нче елда Гамбәрия  апаның ире Миннехәмәт үлә. Бүгенге көндә Гамбәрия апа Гөлек авылында улы Сәетнур, килене Хатирә тәрбиясендә, оныклары һәм оныкчыкларын үстерешеп, өйгә ямь өстәп бергәләшеп яшиләр. Гамбәрия апаны олуг бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгының беренче урынбасары К.Нәҗмиев һәм авыл җирлеге җитәкчесе Ф.Мәүлин килде. Алар юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау телеграммасы һәм бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International