Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “юбилейлы“ күрсәткеч – 1000 нче бала тууы теркәлде. Радик Рахибович белән Юлия Вячеславовна Вәлиевлар гаиләсендә Назар исемле малай дөньяга туды. Ул гаиләдә беренче бала, 2860 гр авырлыкта, 52 см озынлыкта. Гаиләгә иминлек телибез.