2017 елның 4 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы Советлар Йортында ГХАТ органнары оешуына 100 ел тулу уңаеннан фотокүргәзмә ачылды.
22 уникаль сурәт Түбән Кама ГХАТ тарихы, үсеше һәм гаилә институтын һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлгән эшчәнлеге турында сөйли.
Исегезгә төшерәбез, 1917 елга кадәр никахларын теркәргә теләүчеләр язмышларын чиркәүдә берләштергәннәр. Петр I 1722 елда православие халкы тууын мәҗбүри теркәргә куша. 1917 елгы революциядән соң барысы да үзгәрә. Беренчеләрдән булып «Законлы никах һәм балалар тууы турында актлар китабы алып бару турында» декрет кабул ителә. Бары тик законлы никах кына юридик йогынтылы һәм законлы дип санала.