Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә 1 декабрь көнне, Рәсәй Федерациясе ГХАТ органнарының 100 еллыгына багышланган, "Язмышлар берләштерүче һөнәр" уникаль фотоэкспозициясе ачылды.
Күргәзмәдә Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең "алтын" фонды фотолары тәкъдим ителде. Күргәзмә учреждениенең гаилә институты һәм традицион гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлгән эшчәнлеген күрсәтә. Галереяның 32 уникаль фотосурәтләре белән мәктәп һәм лицей укучылары, ГХАТ идарәсенә килгән шәһәр халкы танышырга өлгерде.