Азнакай шәһәре ГХАТ бүлегендә 500 бала булып Сагетдинова Рания Тагир кызы теркәлде. Ул Тагир Зәвдәт улы белән Ляйсан Фиргатъ кызының икенче баласы. Матур традиция буенча, бу истәлекле көн белән, аларны котларга дип Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев Рашат улы, коллектив вәкилләре, туганнары һәм якыннары килде. Әлеге гаилә адресына бик күп котлаулар һәм җылы теләкләр яңгырады. Ата-аналарга баланың беренче документы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.