30 ноябрьдә “Пирамида”мәдәни - күңел ачу комплексында “Нечкәбил – 2017” ана матурлыгы һәм гаилә республика конкурсы төгәлләнде.
Конкурс финалында Татарстан Республикасының 13 районыннан катнашучылар чыгыш ясады.
“Нечкәбил - 2017” кокурсы нштиҗәләре буенча безнең Чистайдан якташыбыз М,Д, Тукова җиңүче дип табылып, “Алтын Нечкәбил” титулын яулады.
Мактаулы кунаклар сыйфатында конкурс финалына Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы В.Н. Белова -Реутина да катнашты, ул ихлас күңеленнән Туковлар гаиләсе өчен борчылып, җиңү теләп торды.