Әлмәт ЗАГСы шәһәрдәшләр белән берлектә "Стоп ВИЧСПИД" Бөтенрәсәй акциясенә кушылды

2017 елның 1 декабре, җомга

ВИЧ-инфекция таралу проблемасы медицина һәм глобаль социаль чакыруларны таләп итә.  2017 елга Россиядә якынча 900 000 кеше авыру. Зур риск төркемендә элеккечә яшьләр урнашкан.

Шуңа күрә бүген рухи-әхлакый тәрбия күбрәк игътибар бирү һәм мәгълүмати-белдерү эше үсеп килүе бик мөһим. Бу максаттан, 1 декабрьдә Бөтендөнья спидка көрәш көнендә “Тукта ВИЧСПИД” Бөтенроссия акциясесенә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС Идарәсе дә кушылды. Белгечләр, һәр дәүләт хезмәтләре өлкәсендә гражданлык хәле актларын теркәү буенча мөрәҗәгать иткән кешегә акция уздыру турында сөйләделәр, Россия Федерациясе территориясендә ВИЧ чирләренең таралу сәбәпләре хакында җиткерделәр, никахлашу сараенда яшь парларны сәламәт яшәү рәвешен алып баруга өндәделәр, чөнки сәламәт балалар тууның нигезе дә шул.

Спидка каршы көрәш Символы булып кызыл тасма тора. Бу спидтан вафат булганнарны искә алу билгесе генә түгел. Бу глобаль проблемага кагылу билгесе, спид эпидемиясе шәхсән кагылганнарга карата бердәмлек символы. Бу ВИЧ белән яшәүче кешеләргә дискриминация каршы символ.

Без ышанабыз, уртак тырышлык белән безнең илдә Спидның таралуын туктата алачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International