2 декабрь көнне Николай Светчиков үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Шул уңайдан аны Мамадыш шәһәренең Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Руслан Мөхәмәтҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Миннегөл Муллахмәтова, ГХАТ бүлеге специалисты Ландыш Хакимова һәм мәгариф бүлеге вәкилләре котлады.
Юбилярны котлап, районыбыз җитәкчесе Анатолий Петровичның, Россия Федерациясе Президентының котлауларын, рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Николай Иванович – физик. 53 ел гомерен ул Мамадыш шәһәренең 1 нче мәктәбендә эшләүгә багышлаган.