Дәрестә яшьләргә гаилә бәхетенең төп үзенчәлекләре турында аңлаталар.
5 нче декабрь көнне "Казан" гаилә Үзәгендә булачак парлар өчен чираттагы дәрес узды. Психолог Марина Яценко булачак яш парларга гаилә тормышы законнарының ничек эшләве, бәхетле, ныклы гаилә серләре турында сөйләде.
Дәрес атна саен сишәмбе көнне сәгать 10.00 да уза. Җыелыштан соң Үзәкнең хезмәткәрләре парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр, тантаналы никах теркәү залларын күрсәтәләр.
Дәресләр Казан шәһәренең ЗАГС булекләрендә уза.