Бу чараның шушы көнгә туры килүе очраклы түгел, чөнки моннан нәкъ менә бер ел элек бу үзәк үзенең эшен башлап җибәрә. Конференциядә катнашучыларны, димәк волонтерлар санына кергән мәктәп укучыларын, Лениногорск муниципаль районы муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Владимир Друк, "Яшьләр, спорт һәм туризм эше идарәсе" җитәкчесе урынбасары Миләушә Глухова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Миннигаләмова һәм "Волонтер" үзәге җитәкчесе Кристина Козина сәламләде. Конференция барышында еллык нәтиҗә ясалды, танышу уеннары һәм үзәк эшендә катнашуга өндәү үткәрелде. Конференция сорау алу белән тәмамланды, ә бу үз чиратында бик тә файдалы мәгълүмат бирде. Барлык катнашучыларны үзәкнең туган көне белән котлап, аларга уңышлар һәм эшләренең алга таба да чәчәк атуын телибез.