Октябрьдә яңа туган балалар хисабына районыбызда халык саны 12 кешегә арткан. Узган ай дәвамында район ЗАГС бүлегендә 5 никах теркәлгән, ә аерылышучылар булмаган. Кызганыч, 26 райондашыбыз арабыздан киткән. Ә ел башыннан бирле районда 89 бала туган, 78 гаилә төзелгән, 30 пар аерылышкан, 250 кеше мәңгелеккә күчкән.Чагыштыру өчен: 2016 елның октябрендә дә 12 нәни әлкиле дөньяга килгән, 4 туй булган, 1 гаилә таркалган, 27 кеше вафат булган. Ә елның 10 аенда 129 бәби туган, 71 пар никахлашкан, 23 пар аерылышкан, 232 райондашыбызның гомере өзелгән.