2017 елда беренче игезәк балалар

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Сарман ГХАТ бүлеге  2017 елның беренче игезәк баларны теркәде. Сарман авылында яшәүче Илдар Мөхәмәтдинов һәм Айгөл Алчинова гаиләсендә, өченче һәм дүртенче балалары булып, малай белән кыз туды.  ГХАТ бүлеге белгечләре аларны шатлыклы вакыйга уңаеннан котлап, нәни Илдан белән Динәнең сау-сәләмәт булып үсүләрен теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International