Гаилә дәресләре

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлеге бинасында 14 ноябрь көнне гореф-гадәт буенча, мәктәп балалары белән очрашу булып узды. Чираттагы очрашуга шәһәребезнең 8  нче урта белем бирү мәктәбенең   9 нчы һәм  10 нчы  сыйныф укучылары килде. Монда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында әйтелде. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Миннигалямова Елена укучыларны гражданлык хәле актлар теркәүнең тарихы белән, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар һәм инде очрашу азагында кунаклар тантаналар уздырыла торган бүлмәләргә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International