"Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе" дәресе узды

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Дәрестә гаилә корырга әзерләнүче парлар катнашты.

Бүген "Казан" гаилә Үзәгендә "Бәхетле гаилә мәктәбе"нең чираттагы дәресе узды. КСЦО "Ышаныч" психологы булачак гаилә парлары белән очрашу үткәрде. Психолог мәхәббәт, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, бәхетле гаилә тормышы серләрен ачты.

Исегезгә төшерәбез, "Бәхетле гаилә мәктәбе " дәресләре "Казан" гаилә Үзәгендә атна саен сишәмбе көнне 10.00 сәгатьтә уза. Очрашуда барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Дәресләрдән соң Узәк белгечләре парларның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәләр, "Казан" гаилә Үзәгенең никах теркәү залларын күрсәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International