Ноябрь аенда Алабугада сугыш ветераны Р.Мубаракшин 90 яшен тутырды. Ракип Мубаракшинны Алабугада белмәгән кеше юк. Ул озак еллар районның ветераннар оешмасын җитәкләде. Аны котларга Алабуга район башлыгы урынбасары З.Сөнгатуллина, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Л. Рыбакова килгәннәр иде.